Ютэйр һава ширкәте бу юлы Раязны үпкәләткән [фото]

Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты Элмира Кәлимуллина Казан-Мәскәү арасын Ютэйр һава ширкәте очкычы белән очып, канәгатьсезлеген белдергән иде. Инде менә Раяз Фасыйхов та шушы тозакка эләккән.

//Tatar Today//

Раяз Уфада концерт куярга җыенган мәлдә юлга чыга. Казан-Уфа арасын үтәр өчен, ул Ютэйр һава ширкәтенә мөрәҗәгать итә. Ләкин өч сәгать буе очып китә алмыйча аэропортта утырырга мәҗбүр була.

«Нигә шулай? Нигә шундый ышанычсыз һава ширкәтләрен булдыралар икән? Ютэйрны куып чыгарып, күптәннән яхшыракларны алырга да бит. Бу инде беренче очрак та түгел. Әле Ютейр һава ширкәте вәкилләре берни дә аңлатырга да теләми», дип яза ачуын белдереп Раяз.

Соңыннан, өч сәгатьтән артык аэропортта утыргач, ниһаять, очарга рөхсәт бирәләр һәм ул Уфага уңышлы барып җитүе турында хәбәр итә.

Бәйле