Татарча «Mannequin Challenge»: «Түбәтәй»не Илһам Шакиров җырына катырдылар [видео]

Ишеткәнсездер инде, Казанның Спартаковская урамында шактый зур мәйданчыкны биләп алган «Түбәтәй» кафесы ачылган иде. Татар ашларын, аерым алганда, «Түбәтәй» өчпочмакларын һәм татар үләнле чәйләрен яраткан кешеләр өчен бу менә дигән хәбәр булды. //Tatar Today//

«Түбәтәй» үзенең ачу тантанасын дөньякүләм популярлык казанган «Mannequin Challenge» флешмобына кушылып, билгеләде. Кешеләр бу юлы Илһам Шакировның «Идел буе каеннары» танылган җырына катып калдылар.  Әлбәттә, татар рухын тиешле дәрәҗәдә, вакыт белән алга атлап үссендерү, сөендерә. Видеоны Инстаграмга үзен беренче татар блогеры дип атаган Татар малае урнаштырган.

Бәйле