Миңнеханов яңа ачкан Әмәт паркында проблема: халык машина куярга урын сорый [видео]

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Идел буе районында Таулар-Әмәт урман паркын ачу тантанасында була.Кешеләр урман эчендәге яңа парк өчен сөенделәр, әлбәттә. Ләкин кайбер мәсьәләләргә зарланучылар, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылды. //Tatar Today//

Бәйрәм башланганчы президент проектта катнашкан активистлар белән очрашып сөйләште. Шуны әйтергә кирәк, парк 3 меңнән артык кешенең мәнфәгатьләрен күздә тотып төзелгән. Ләкин аңа да карамастан зарланучылар да бар.

«Шундый зур парк булдыргач, машина куя торган урыннар да уйланырга тиеш инде. Алайса паркны карарга килгән кешеләр безнең машина куя торган урыннарны алдылар», дип яза шул районда яшәүче Наталия Пьянова.

Ул гына да түгел. Белгәнебезчә, 25 декабрь «Ту-154» очкычында һәлак булган кешеләр истәлегенә матәм көне дип игълан ителде. Кешеләрнең Русиядә шундый кайгы булганда, Татарстан президентының һәм мэрның күңел ачып, парк карап йөрүләре бераз сәерсендерде.

«Барысы да әйбәт. Ләкин парк ачылуны башка көнгә күчерсәгез әйбәт булыр иде…», диючеләр булды.

Гомумән алганда, яңа парк белән казанлылар канәгать калганнар. Гаиләләре белән чиста урман һавасын суларга тагын бер урын булдырту — зур куаныч дип кабул ителде.

 

Бәйле