Бүген Россиядә «Ту-154» авиаһәлакәте корбаннары истәлегенә матәм көне игълан ителде

26 декабрь Россиядә, Оборона министрлыгының ТУ-154 очкычы авиаһәлакәткә очравы сәбәпле, матәм көне игълан ителде. Бу фаҗигада 92 кеше һәлак булды. Мәскәүдә “Александровский” концерт залы урнашкан бина янына чәчәкләр китерәләр, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Президенты Указы белән бүген илдә дәүләт байраклары төшерелә, мәдәният учреждениеләрендә тамашалар һәм телерадиоканалларда күңел ачу тапшырулары, рекламалар күрсәтелми. //Татар-информ//

Кичә Мәскәүдән Сириягә юл алган, Сочи аэропортында ягулыгын тулыландыргач яңадан күккә күтәрелгән ТУ-154 очкычы 20 минуттан соң Кара диңгезгә егылып төшә. Аның бортында хәрбиләр, журналистлар, А.В.Александров исемендәге ансамбльнең 60 музыканты була. Очкыч Сириянең Хмеймим авиабазасына килеп, артистлар Россия хәрбиләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәргә тиеш булган. Авиаһәлакәттә җәмәгать эшлеклесе Елизавета Глинка да һәлак була.

Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, ТУ-154 очкычы калдыклары Сочи янында ярдан 1,5 чакрым ераклыкта 50-70 метр тирәнлектә ачыкланган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 11 кешене гәүдәсе табылган. Бу һәлакәттә исән калучылар турында мәгълүматлар юк.

Дәүләт башлыгы һәлакәтнең сәбәпләре җентекләп тикшереләчәген белдерде. Һәлак булучыларның гаиләләренә, туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк. Россия Тикшерү комитеты Россия Җинаять кодексының 351 нче маддәсе буенча (“Кеше үлеменә яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән очыш һәм аңа әзерлек кагыйдәләрен бозу”) җинаять эше ачты.

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы әлеге һәлакәттә гомере өзелгән биюче кыз Ралина Гыйльманованың туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты. Ралина 6 яшеннән ансамбльнең «Юлдаш» студиясендә шөгыльләнгән. Казанның хореография училищесын тәмамлаган.

Бәйле