«Яблоко» төркеме лидеры Зинатуллин «Ту-154» очкычында Кобзонның булмаганы өчен үкенүен белдерә

«Яблоко» төркеме лидеры Руслан Зинатуллин социаль челтәрдә «Ту-154» очкычының корбаннары арасында Русия Федерациясенең халык артисты Иосиф Кобзон булмаганы турында кызгануын белдерә. Әле ул гына да түгел, Зинатуллин очкыч бортында булган журналистларның кайберләре һәлак булуына да үкенечем юк дип яза. //ProKazan.ru//

«Минем пост шулай күп сораулар, аңлашылмаучанлык җыяр дип уйламаган идем. Әйе, мин хәрбиләрне, бортта булган табибны, артистларны бик тә кызганам. Ләкин журналистларны һәм үзен патриот дип атаган, ләкин чит илләргә дәваланырга йөргән Иосиф Кобзонны миңа җәл түгел», дип яза ул посты астында.

Ләкин аның хезмәттәшләре, аерым алганда, «Яблоко»төркеме әгъзасы Борис Фанюк та, аны бу сүзләрендә хупламыйлар һәм Руслан Зинатуллиннан бу постны алып атуын сорыйлар. Бераздан, «Яблоко» төркеме лидеры, дөрестән дә, бу постны Фейсбуктан алып ташлый.

 

Бәйле