Татфондбанкта 2 миллион кертемең булса, алмыйча да калырга мөмкинсең

Татфондбанкта 1,4 млн сумга кадәр кертемнәре булган физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалары түләүләрне ала алачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышы барышында республиканың икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте. //Tатар-информ//

Министр билгеләп үткәнчә, Татфондбанк мәсьәләсен хәл итү өчен, Татарстан Президенты фәрманы нигезендә эшче төркем булдырылган иде. Әлеге эшче төркемгә өч банк кертелгән, алар эшмәкәрләргә бу проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк. Чәршәмбе көнне исә Казан эшмәкәрләре белән очрашу күздә тотыла. Анда башкаланың Башкарма комитеты әгъзалары да катнашуы көтелә.

“Үзәк банкның бик оператив рәвештә эш итүен билгеләп үтәргә кирәк. Бүгеннән кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы түләүләре бирелә башлады”, — диде Артем Здунов.

Министр шулай ук эшмәкәрләрнең салымнар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түли алмау белән бәйле кыенлыкларга калуын әйтте. Аның сүзләренчә, зыян күргән оешмалар хезмәт хакларын, салымнарны түли алсын өчен, эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды бюджетын 1 млрд сумга арттырачаклар. Зыян күрүчеләр гадиләштерелгән система буенча микрозаймнар ала алачак. Кичектереп булмый торган чыгымнар белән бәйле мәьәлә Яңа елга кадәр хәл ителәчәк. дип вәгъдә бирде икътисад министры.

Бәйле