Дилә Нигъмәтуллинаны уздырып, аның җырын кечкенә кыз башкара [видео]

Татар эстрада җырчыларын уздырып диярлек яңа буын, яшь җырчылар үсеп килә. Менә бу Юлия исемле кызчык Дилә Нигъмәтуллинаның «Яшәр идем» җырын үзенчә моңлы һәм үзенчәлекле, самими итеп башкара. //Tatar Today//

Робер Миңнуллин сүзләренә һәм Марат Мухин көенә язылган бу җыр Дилә Нигъмәтуллинаның да яратып җырлаган җырларының берсе икән. «Минем җырларымны башкарган кешеләрнең видеоларын алам. Җырларны балалар башкаргач, тагын да җанга рәхәт. Бик сәләтле Юлия! Шундый видеоларыгыз булса, сез дә җибәрегез! «Яшәр идем» җыры минем иң яраткан фәлсәфи һәм тирән мәгънәле җырларның берсе…», дип яза Дилә.

Бәйле