Филүс Каһиров җырлап кына түгел, йорт сатып та акча эшли [фото]

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров бик мөһим эш белән йөри. Ул бакча участогы сатырга ниятләп, Инстаграмда белдерү куйган. //Tatar Today//

Орловка бистәсендә өе, сарае, бәдрәфе, теплицасы, мунчасы, чатыры булган бакча участогы сата ул. Нигә сатуы билгесез. Үзе Филүс тә: «Бакча кишәрлеген алырга теләүчеләргә генә язарга була. Кызыксынып, «нигә сатасыз?»дип сораганнарга җавап бирмим», дип язган.

Филүснең сату эшләре белән йөрүе март аенда тормыш иптәше Эльмира белән 2,5 яшьлек уллары Айдарга иптәш алып кайтырга җыенулары белән бәйле түгел микән? Гаилә бер кешегә арта, чыгымнар да күбрәк китә башлар… Моны әлегә чамаларга гына кала.

Бәйле