Вероника Кузнецова Яңа елга сөенче алып кайткан [фото]

Татар эстрада җырчысы, «Ямьле» төркеме солисты Вероника Кузнецова 27 декабрь сәгать 15:35тә тәүге тапкыр әни булган. //Tatar Today//

Аның 3, 800 авырлыклы 53 смлы баһадир улы дөньяга кигән. Вероника әле РКБда ята, табиблар аны Яңа елга кадәр чыгарабыз дигәннәр.

Җырчы бу сөенечле хәбәр турында: «Алла бирсә, 2017нче елны кечкенә улыбыз белән өйдә гаиләбез янында каршы алачакбыз», дигән.

Бу шатлыклы хәбәр белән ул эксклюзив рәвештә ТМTV телеканалы белән уртаклашкан.

Бәйле