Ранил Нуриев, Ильвина, Нигъмәтҗанованы Яңа ел алдыннан нәрсә берләштергән [видео]

Бик тиздэн Яна 2017 ел җитә. Санаулы көннәр, сәгатьләр һәм хәтта минутлар калды. Артистлар кайсысы ничек бәйрәмгә әзерләнә. Ләкин тамашачыларында да Яңа ел бәйрәм рухын күтәрергә, хәтта кайбер кешеләрдә булдыртырга да онытмый. Менә Ранил Нуриев, Ильвина, Рамил Әйметдинов һәм Ландыш Нигъмәтҗанова квартеты тамашачыларга искитмәле Яңа ел бүләге — «Кил, Яңа ел» җырын әзерләгән.

//Tatar Today//

Клипның бер өлешен җырчылар Кирмән яр буенда Яңа ел шәһәрчегендә төшерәләр, башка кисәкләрен җыр яздыру, фотога төшә торган студияда да ясыйлар.

«Киләсе Яңа ел һәрберебезгә бары тик изге эшләр, якты йөзләр, куңел тынычлыгы буләк итсен!Бары тик сезнең өчен безнең иҗади бүләгебез», дип яза Ранил Нуриев үзенең ВКонтакте битендә. ?

Бәйле