Ләйсән Гимаева бала тавышы белән сөйли, кызы әтәч булып кычкыра. Ни бу?

Җырчы Ләйсән Гимаева ике кызы белән чыршы бизи. Ләкин видеога гади итеп чыршы бизәгәннәрен төшерми, тулысынча сыймаганы өчен, тизләтеп төшерә.

//Tatar Today//

Олы кызы Таңсылу әнисенә чыршы бизәргә булышса, кечкенә Зифабану әтәч кебек кычкырырга онытмый. Видеоны тизләткәч, кызык, хәтта көлкеле булып тоела.

«Быел кызыл Әтәч елы. Ә әтәч белүебезчә, кызыл белән сары төсләрен ярата. Шуңа чыршыны да шушы төстәге уенчыклар белән бизибез», ди Ләйсән.

Чыршы бизәлгәч, Кыш бабай белән Кар кызы да килми калмаган. Кызларны котларга һәм шәп бүләкләр бирергә алар Ләйсән белән Булатның өенә килгәннәр. Фотодагы елмаюлардан балалаларга ошаган, әти-әниләре канәгать икәне күренә.

 

Бәйле