Тукай районында малай тау шуганда кар ишелмәсе астында кала

28 декабрь сәгать кичке сигезенче яртыда Тукай районында «112» элемтә хезмәтенә шалтыратып, 14 яшьлек яшүсмернең таудан шуганда кар астында калуын хәбәр иткәннәр. Бу хәлнең шаһитләре башта малайны үзләре эзләп караган, таба алмагач, коткаручыларга әйткәннәр. //ProKazan.ru//

Комсомолец бистәсеннән малай уйнарга дип, тауга барган. Ләкин ул таудан 6 метрлы ерымга төшеп киткән. Кызганычка каршы, шунда ук, кар ишелмәсе аны каплап киткән.

 

Бистә башлыгы Ольга Викторовна Сурова малайны эзләргә 30 кеше җыйган. Яшүсмерне кар астыннан янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар да эзләгән. Чаллы коткаручыларын чакыргач кына махсус эзләүче буларак үстерелгән эт малайның кар астында калган урынын күрсәтә.

20 сәгать 16 минутта коткаручылар малайны кар астыннан чыгаралар. Ул аңында була. Аны чиктән тыш өшегәне өчен Чаллының 2нче балалар хастаханәсенә озаталар.

Сүз уңаеннан, 2008 елда Бөгелмә һәм Минзәлә районнарында кар ишелмәсе астында 5 баланың һәлак булуы турында әйтергә кирәк.

Бәйле