Уразованың яңа клибында баш герой кеше түгел, хайван булачак [клипка тизер]

Җырчы Гүзәл Уразованың тиздән туган көне. Төгәлрәк булсак, 8нче гыйнвар көнне туган ул. Нәкъ шушы көнне ул үзенә һәм тамашачыларына бүләк итеп, «Синең белән минем сөю» җырына көтеп алган клибын чыгарачак. //Tatar Today//

Бу клипны төшерү кастинглары инде җәй башында ук булган иде. Гүзәл белән Илдар клипта катнашырга теләгәннәр арасыннан баш геройлар итеп Нияз белән Зиләне сайлаган. Барлыгы теләүчеләр саны 500гә җитә ди.

«Уйлавымча, алар куелган максатны тиешенчә дәрәҗәдә башкарып чыга алдылар. Иң кызыгы шул, кастингсыз гына клипны төшерү мәйданына «Чара» кушаматлы эт тә килеп эләккән. Ул искитмәле! Без аны шунда ук актер булып алдык. Режиссерлар барысы да бер тавыштан: «Безнең әле мондый герой булганы юк иде. Тыңлаучан, акыллы, рольгә керә белә торган, геройлар сценарий буенча талашканда да, аларны дуслаштыра алган эт» дип әйттеләр, үзем дә яраттым ул этне», дип яза Гүзәл.

Димәк, тиздән, 8нче гыйнварда Уразовадан яңа клип тәкъдим ителәчәк. Әлегә клипның тизерын булса да карап торыйк.

 

Бәйле