Истанбулда, Санта Клаусның һөҗүме нәтиҗәсендә, 39 кеше һәлак булган [видео]

Яңа ел төнендә Истанбулның Ортакёй райоындагы төнге клубка һөҗүм нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булган. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Төркиянең эче эшләр министры Сөләйман Сойлу әйтүенчә, һәлак булучыларның арасында бер полицейский да бар. һәлак булган кешеләрнең 21е ачыкланган, аларның 16сы — чит ил гражданнары.

Һөҗүм җирле вакыт белән 01.15 сәгатьтә оештылган. Ул террор акты дип бәяләнгән. Үтерүче клубтагы кешеләргә утлы коралдан аткан. Ул Санта Клаус киемендә булган дигән мәгълүматлар да бар.

Һөҗүм оештыручының берәү генә булуы билгеле. Ул пальтодан була, аның теракттын соң, киемен алыштырып клубтан качып китә алуы билгеле. Төркия полициясе террорчыны эзли.

Төркиянең сәламәтлек саклау министры Рәҗәп Акдаг 65 кешенең тән җәрәхәтләре алып сырхауханәләргә китерелүен әйткән. Аларның дүртесенең хәле авыр.

Татар-информ

Бәйле