2016 елның иң популяр видеоларын карамыйча калмагыз! [видео]

2016 ел нинди видеолар белән истә кала? Кайсылары игътибар үзегәндә булып, халык арасында шау-шау куптарды, кызыксыну уятты? Без интернетта 2016 елда иң популяр булган видеоязмаларны барларга булдык //Азатлык радиосы//.

1. Резеда Ганиуллинаның «Җаным» клибы

Елның иң гаугалы вакыйгаларның берсе җырчының «Җаным» клибы тирәсендә булгандыр, мөгаен. Исегезгә төшерәбез, көзен Резеда Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет җирлегендә ярымшәрә килеш биюен Сәетҗәгъфар хәзрәт тәнкыйть утына тотты, аның социаль челтәрләрдә белдергән фикерләре һәм гаепләүләре киң җәмәгатьчелектә бәхәсләр тудырды.

2. Carpool Karaoke Broadway тамашасында җырчы Адель

АКШның CBS каналында барган Carpool Karaoke тамашасы 2015 елда башланса да, ул нәкъ 2016 елда популярлык яулады. Машинада җырлап бару видеоларын төшерү гадәте хәтта үзенчәлекле флешмобка да әйләнде. Бу язмада исә алып баручы Джеймс Корден янына танылган җырчы Адель килде һәм, нәтиҗәдә, бу — 2016 елның иң күп каралган YouTube видеосы (140 миллионнан артык).

3. PPAP япон җырчысы

Бу язма елның иң зур мемы һәм вируслы җырына әйләнде. Кыланган манерада каләм белән алма кушкан җырчыга меңләгән пародия ясалды. Алар әле алга таба дәвам итәр. Язманы инде 95 миллионнан артык тапкыр караганнар.

4. Алтын

Татарларда һәм, гомумән, Русиядә иң зур шау-шу тудырган бу җырны инде 7 миллионнан артык кеше караган. Вирус ролигы булып төшерелгән бу язмага да күпләп пародия ясала, күп кенә рус кешеләрендә дә «татарча өйрәнергә телим» дигән теләк ешайды.

5. Шешәләр ыргыту флешмобы

Интернетта инде үзенә су түгү кебек challenge флешмоблары гадәте күптән таралган. Быелны иң популяры — шешәне һавага ыргытып, аны идәнгә-җиргә бастырып утырту. Иң кызыклыларының тезмәсе дә 45 миллионлап карау җыя алды.


6. Дубайга — бизнес-класста

21,000 доларга билет алып, Дубайга очканыгыз бармы? Юк икән, бу видеоязманы карап, юлны сынап карый аласыз. Сезнең кебек бу язманы инде 28 млн кеше караган.


7. Трампка пародия

АКШ президенты итеп сайланган Дональд Трампка күпсанлы пародияләр ясалды. Сезнең өчен иң кызыклысын сайлап алдык. Ул Saturday Night Live тамашасы өчен католиклар Раштуасына чыкты. Яңа сайланган президент янына Русия президенты Владимир Путин һәм ул тәкъдим иткән Дәүләт секретаре Рекс Тилерсон килә…

Һәм инде безнең тезмә азагында сезгә ел саен Google әзерләгән ел йомгагын тәкъдим итәбез. Ширкәт аны эзләү системында иң популяр сораулар нигезендә төзи. Быел ниләр белән кызык булды, нинди вакыйгалар урын алды? Google язмасында карыйк.

Бәйле