1нче гыйнварда Алексеевск районында юл һәлакәтенә эләккән машинада ике хатын-кыз һәм кечкенә бала өшеп кала язган. Ләкин коткаручылар вакытында аларга ярдәм күрсәтә алганнар.
Вазгыять Казан-Оренбург юлында, Алексеевсктан 5 киллометр ераклыкта булган. Анда “Рено” “Киа” һәм “Лада” машиналары бәрелешкән.
Һәлакәттән соң, “Рено” машинасы йөрер дәрәҗәдә булмаган. Шуңа күрә, анда булган хатын-кыз ике яшьлек баласы белән өши башлаганнар.
Коткаручылар 31-яшьлек хатын-кызны, аның 2 яшьлек малаен, шулай ук “Киа” машинасын йөртүче 28 яшьлек йөкле хатынны эш машинасына утыртып, артык суынудан саклап калганнар. Соңыннан, зыян күрүчеләрне аларның туганнары килеп алган.
–
–