Ипотекага тиздән сулаган һаваны да алырга була дип шаярталар… ә әлегә нәрсә бирә башлаганнар?

Хәзерге заманда кредит, ипотека халык арасында бик киң колач алды. Кибеттәге теләгән әйберне банк рөхсәте бирә икән, алып та кайтырга була. Ләкин һәр ай саен банктан алган акчаны кертеп барырга кирәк, әле бит проценты да бар… Кем өчендер мондый түләү кулай вариант булса, икенче берәүгә бу — тормыш тозагы. //Tatar Today//

Яңа елдан Русиядә машина куя урыннарын да ипотекага бирә башлыячаклар. Урыннарны рәсмиләштереп, күпкатлы йортның цоколь биеклегендәге катта алырга булачак. Әгәр дә хуҗа машина кую урынын сатырга булса, ул күршеләренә алдан ук хәбәр итәргә тиеш.

Бәйле