Бәйрәмнәрдә йөк машинасы белән килеп чыккан икенче зур бәрелеш: һәлак булучылар бар

2нче гыйнвар төнендә Бавлы районында янәдән йөк машинасы белән бәрелешү булган. Бу инде Яңа ел бәйрәмнәрендә килеп чыккан икенче зур юл һәлакәте. Бу юлы «Рено Логан» Volvo йөк машинасы белән бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел машинаның пассажиры вафат булган, тагын ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алганнар. //ProKazan.ru//

Иң беренче эш булып, коткаручылар машиналар янып китмәсен өчен, аккумуляторларын сүндереп куйганнар. Һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрне машинадан чыгаруы җиңел булмаган, аларны тартып алыр өчен махсус кораллар кулланырга туры килгән.

40 яшьлек хатын-кыз һәм 16 яшьлек яшүсмерне авыр җәрәхәтләр белән Бөгелмә хастаханәсенә озатканнар. Йөк машинасы, җиңел машина йөртүче дә зыян күрмәгән.

Бәйле