Кыш бабайлар Яңа ел төнне ничә сумнан йөргән? [видео]

Казанда Яңа ел бәйрәмнәренә татар телле Кыш бабай белән Кар кызын өйгә чакыручылар арта. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә Кыш бабай булып йөрүче Илнар Яркәев, Ирек Кашапов, Радик Сабиров җиткерде.

//Azatliq.org//

Азатлык хәбәрчесе 31 гыйнвар төнендә Казан урамында татар телле Кыш бабай белән Кар кызын очратты. Болар Камал театрыннан Ирек Кашапов белән Гүзәл Сибгатуллина (ТНВда баручы «Тапшырылмаган хатлар» фильмында төп рольне уйнаучы) булып чыкты. Алар таныш-белешләре аша чакыру килгәч, Яңа ел белән котлап кайтырга булган. Ирек белән Гүзәл бу көнне татар гаиләсенә юл тотты, аннан инвалид кызны да котлыйбыз диделәр.

Ирек һәм Гүзәл әйтүенчә, татар телле Кыш бабайны өйгә чакыручылар елдан-ел арта икән. Бу тенденцияне безгә Кыш бабай буелып йөрүче алып баручы Илнар Яркәев, журналистлар Нияз Рахман һәм Радик Сабиров та раслады.

«Аллага шөкер, быел көткәннән дә күбрәк булды. Болай ук булыр дип көтмәгән дә идем. Өч-дүрт гаиләгә генә урысча кердек. Дөрес, шуның берсе генә чиста урыс гаиләсе иде, калганнары урыслашкан татарлар. Шуңа да андыйлар белән урысча аралашырга туры килде. Көтелмәгән хәлләр дә булды, әйтик, анасы урысча сөйләшергә ди, ә баласы шигырен чатнаттырып татарча сөйләп бирә. Баксаң, боларның әтиләре татарча аңламый икән. “Күбрәк русча сөйләрсең инде” дигән гаиләләрдә дә рәхәтләнеп татарча аралаша алдык. Шәһәрдә саф татар гаиләләрендә саф татарча сөйләшү, уйнау күңелгә рәхәтлек бирә”, диде безгә Радик Сабиров. Ул татар җырчы-артистлар гаиләләрендә булып, аларда менә дигән татар кызлары, егетләре тәрбияләнә дигән нәтиҗәгә килгән. Җырчылардан Иркә, Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләләрен телгә алды.

Иркәдә татар Кыш бабае

Берничә ел Кыш бабай булып йөрүче Илнар Яркәев тә татар артистлары гаиләләрендә еш булган. Мисал өчен, ул быел Яңа елны каршылау төнендә Данир Сабиров, Дилә Нигъмәтуллина балаларын өйләренә барып татарча котлап кайткан, аңа кадәр декабрь урталарыннан Яңа ел бәйрәмнәре беткәнче Кыш бабай булып йөри.

​“Балалар бакчаларында быел Яңа ел бәйрәмнәре күбрәк татарча булды. Киләсе елга катнаш балалар бакчаларында да тулысында татарча гына булачак дип әйттеләр. Өйгә чакыручылар бу юлы яртылаш татарча, яртылаш урысча сөйләргә сораса да, киләсе елга татарча гына телибез диючеләр бар иде. Татарлар да, урыс гаиләләре дә чакырды”, диде Илнар. Ул да Радик Сабиров кебек татар Кыш бабаена ихтыяҗ артуын әйтә.

Илнар Яркәев (Кыш бабай) юмор остасы Данир Сабиров гаиләсендә

Илнар Яркәев (Кыш бабай) юмор остасы Данир Сабиров гаиләсендә

Әмма шәһәр күләмендә үткән “Халык Кыш бабае” (“Народный Дед мороз”) бәйгесендә татар телле Кыш бабайны игътибарсыз калдырулары аның күңеленә тигән. Ул анда татар-урыс телләрендә әйбәт сөйләшкән Кыш бабай булып, башкалар белән көч сынашкан. Әмма 100 мең сум бүләкне урыс Кыш бабае алган.

“Халык кыш бабае” бәйгесендә бер урыс җиңде. Татарстанда үткәрелеп урыс җиңсен инде! Халыктан тавыш җыю да дөрес булмады, танышларым миңа тавыш бирә алмауларын әйтте. Гәрчә берничә ел Кыш бабай булуымны йөзләгән кеше белеп, алар тавыш бирергә әзер иде”, диде Илнар Яркәев.

Яңа ел төнендә Кыш бабай белән Кар кызын өйгә чакыру 5-7 мең сум иде, калган көннәрдә 3-4 мең сум. Кайберләре әле Иске Яңа елга кадәр чакырулар барлыгын белдерде.

Бәйле