Данир Сабировның кызы көлдертә: кәнфит урынына суда пешерелгән ботка ашарга куша

Популяр артист, юморист, шоумен Данир Сабиров кызларын да үзен кебек шаян үстерә ахры. Кечкенә кызы Мәрьям татар эстрадасының төп аранжировщигы Марат Мухин биргән сорауларга балаларча гына түгел, уйлап, кызыклы итеп җавап кайтара. //Tatar Today//

— Мәрьям, хәлләр ничек?

—  Әйбәт!

—  Ә аннары?

—  Аннары «еще лучше»!

— Кыш бабай белән Кар кызы килдеме соң?

— Кыш бабай килде, ә Кар кызы юк. Ул «сосулек объелась»

— Яңа ел белән котлап, нәрсәләр теләр идең, Мәрьям?

— Иң мөһиме — сәламәтлек. И «не обеъдаться сосульками», суда пешерелгән ботка — иң яхшысы.

Менә шундый тизләтелгән диалогта Марат белән Мәрьям кешеләрнең күңелләрен йомшарталар, көлдертәләр, кәеф өстиләр.

Ә видео астына язучылар Мәрьямнең күзләрен генә Данирныкына охшатып калмыйлар, ә әтисенең кешеләрне көлдертү сәләте дә кызына күчкән диләр.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий