Гонорар саныйбыз: Уразова сырланып кына җырласа, Тямаев кайда да чыгыш ясарга әзер

Яңа ел алды һәм аннан соң бәйрәмнәрдә артистлар ничә сум эшли? Без исемлекне дәвам итеп, тагын берничә фамилияны атап үтәргә булдык. //Реальное время//

Димәк, иң зур гонорар алучы — Салават Фәтхетдинов, икенче урында — башкорт җырчысы Ришат Төхвәтуллин, өченче һәм дүртенче урыннарны Айдар Галимов белән Elvin Grey бергә бүлделәр.

Хәния Фәрхи, шулай ук, уздырмый икән. Концерт программасы, биючеләр, яшь җырчылар белән ул кич буе кунак күңелен күрә. Бөтен төркеменә Хәния ханым 130 меңләп акча ала.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов чыгышлар графигы алдан ук язылып куйган һәм тыгыз булганлыктан, бар кешегә дә җырларга бармый. Бары тик аларның дәрәҗәсенә туры килгән чыгышлар ясыйлар. 10-12 җыр башкарганнары өчен алар 100 меңгә якын гонорар ала.

Ә менә Фирдүс Тямаев алай сырланып тормый. Ул кем чакыра, шуңа барырга, шунда җырларга әзер. Кайвакыт бушлай да җырлый ул. Ятим, гарип балалар өчен. Ә болай уртача җырлаганына 100 мең бирәләр.

Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов дуэты Фирдүскә караганда 20 меңгә азрак алалар. Ләкин алар анысына да шат.

«Зө-ләй-лә» төркеме корпоративларда 8 җыр башкарганнары өчен 60 мең ала.

Артистлар исемлеге күп, тиздән иң күп алучы белән бергә, иң аз гонорарлы җырчыны да язачакбыз. Татар тудей белән бергә булыгыз.

 

Бәйле