Үлем алып килгән тагын бер юл һәлакәте. Бу юлы Югары Осланда

5нче гыйнварда Югары Ослан районында Казан-Ульяновск юлында куркыныч юл һәлакәте булган. //ProKazan.ru//

58 яшьлек «Логан» машинасын йөртүче юлның каршы ягына чыгып, ГАЗ-3705га бәрелә.

Бәрелешү нәтиҗәсендә, «Рено Логан» йөртүче каты җәрәхәтләрдән һәлак була.

Сүз уңаеннан, бу Яңа ел эчендә генә 5нче көчле юл һәлакәте. Барлыгы 5 көн эчендә бәрелешүләрдән 78 кеше зыян күргән.

Бәйле