Көчле яңгырлар сәбәпле, Русия туристлары Тайландтан өйләренә кайта алмый

Русия туристларының кайберләре Таиландның Самуи уртавыннан, күп итеп яңгыр яву сәбәпле, чыга алмый калган. Бу хакта Таиландтан хәбәр алынды.

Биредә яңгыр суы утрауның төп юлын күмеп киткән, шуңа күрә җирле аэропорттан авиарейсларны тоткарларга туры килгән. Русиялеләрдән беркем дә каза күрмәгән, оештырылган рәвештә ял итүчеләр Самуида күп түгел, алар барысы да туроператорлар белән элемтәдә, диелә хәбәрдә.

Вазгыятьне һәм россиялеләрнең хәлен Русия Туризм буенча федераль агентлыгы күзәтә. “Интерфакс” агентлыгы бу мәсьәләдә билгеләп үткәнчә, Таиландның көньягында яуган көчле яңгырларда 12 кеше һәлак булган. Корольлек хакимияте каза күрүчеләргә ярдәмгә армияне җәлеп иткән.

Татар-информ

Фото: mirnews.su

Бәйле