Салкыннарда Булат Бәйрәмов утын ярып, Айсылу Лерон гөмбәле шашлык пешереп җылына [фото-видео]

Яңа ел җылы көннәре белән башланып китсә дә, күп тә үтмәде чын кышка хас салкын һава торышы килде. 

Ни дисәң дә, безнең халык салкыннан курка торганнардан түгел. Айсылу Лерон, мәсәлән, суык булуына карамастан инстаграм челтәрендә шашлык пешергәннәре белән мактана.

Булат Бәйрәмовның утын ярган видеосы да инстаграм битенә язылучыларын  битараф калдыра алмады. Булатны мактаучылар да, киңәш бирүчеләр дә табылды.

А вы как согреваетесь зимой⛏?? Кыш. Утын. Колун. Мунча? Ә сез кайчан соңгы тапкыр утын ярдыгыз??

Видео опубликовано Ведущий Булат Байрамов (@bulat_bairamov)

Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова да җылы итекләр киеп төшкән фотосын урнаштыра:

Салкыыын????

Фото опубликовано LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Ә сез, укучыларыбыз, соңгы ял көннәрен ничек үткәрәсез?

 

Татар тудей

Бәйле