Татарстанга 35 градуслы салкыннар килә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада бик суык булуы турында кисәтү таратты.

Синоптиклар фаразлаганча, 8 гыйнварга каршы төндә һәм көндез республиканың көньяк яртысында һава температурасы 9-14 градус, төньягында 15-20 градус салкын була, аязганда 25 градуска кадәр җитә. Казанда 18-20, аязганда 23 градуска кадәр салкын була.

9 гыйнварда исә республиканың көньягында17-23 градус суык була, төньяк районнарда — 24-29 градуска, төнлә аязганда — 32 градуска кадәр. Казанда төндә 25-27, урыны белән 29 градуска кадәр салкын була, көндез — 23-25 градускача.

10 гыйнварда төнлә һава температурасы 24-29, түбән урыннарда аязганда 30-35 градуска кадәр җитә, көндез 15-20 градус, көнчыгыш районнарда 24 градуска кадәр суык фаразлана. Казанда төнлә термометр баганасы 27-29, урыны белән 33 градуска кадәр төшә, көндез салкыннар 16-18 градустан артмый.

Татар-информ

Бәйле