Гүзәл Уразованың 35 яшьлек юбилее уңаеннан өр яңа клип [артист тормышы]

8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты җырчы Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтә. Гүзәл өчен бу туган көн аеруча истәлекле. Беренчедән, аның юбилее — 35 яшьлеге! Икенчедән, туган көне истәлегенә атап чыгарылган клип та шушы көнне дөнья күрде. //Tatar Today//

Клип «Синең белән минем сөю» җырына төшерелгән. Ләкин баш геройлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов түгел, ә Нияз һәм Зилә исемле яшь пар. Ул гына да түгел, клип төшерүдә бик теләп катнашкан «Чара» кушаматлы эт тә бар.

Видеога зур тормыш мәгънәсе салынган. Нияз белән Зилә өйләнешкән булуларына карамастан, бер-берсе белән талашта, ачу саклап яшиләр. Ләкин геройлар сагыну хисе белән кичергән бәхетле мизгелләрне искә алалар.

«Синең белән минем сөю бәйләнгән бер төенгә», дип җырлый Гүзәл. Геройлар да аның сүзләрен исбат иткән кебек, мәхәббәтләре әле дә барын аңлыйлар. Аларны дуслаштыручы, кавыштыручы дүрт аяклы дуслары — «Чара» эте. Клип бәхетле, матур парның янәдән бергә булулары белән тәмамлана.

Сүз уңаеннан, Гүзәл Уразованы туган көне белән тәбрик итәбез! Татар тудей сайты җырчыга корычтай сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаилә иминлеге, иҗади үсешләр, яңа матур җырлар теләп кала!

 

Бәйле