Чаллыда мәктәп укучысы әнисе каршында үлгән [фаҗига]

 Чаллы шәһәрендә 16 яшьлек кыз баланы үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана.  

//Татар-информ//

Әнисе эштә вакытта кыз көне буе өйдә торган. Бермәлне аның хәле начарланган һәм ул шул хакта әнисенә телефон аша хәбәр иткән. Әнисе эштән сорап кайтып, “ашыгыч медицина ярдәме” чакырткан, ләкин кыз табиблар килгәнче җан биргән.

Судмедэкспертлар кызның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклый. Укучы кызның элек ябыгу өчен препаратлар кулланганы, соңгы 2 атнада алардан баш тартканлыгы билгеле.

Бәйле