Ниһаять! Президент «Салават күпере»н үз күзләре белән күреп, карарга килде

10 гыйнварда Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районына керүче «Салават Күпере» торак комплексында булды. //Татар-информ//

Президентны торак комплексында төзелүче объектларның төп этаплары белән таныштырдылар, күпкатлы торак йортларда баручы эшләр һәм файдалануга тапшыру сроклары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр 12, 11, 10, 13нче кварталларны карады. Объектларның бер өлеше югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Президент, аерым алганда, объектларда эшче кулларның җитәрлек күләмдә булмавын, шулай ук йортларны торгызуны тизләтү кирәклеген әйтте. Ул шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында кайбер йортларны тапшыру сроклары сузылуын әйтеп үтте һәм бу уңайдан фатир көтүчеләрнең ризасызлыгы урынлы дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук гражданнарның үзенә социаль челтәрләрдә «Салават Күпере»ндә торак төзелеше вазгыятенә игътибар бирүен сорауларын билгеләп үтте.

Татарстан президентына бүген төзелеш эшләренең торышы хакында кыскача Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, президент карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма комитеты директоры Тәлгат Абдуллин һәм башка рәсми затлар җиткерде.

«Салават Күпере» торак комплексында төзелүче объектларны карауда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов, Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе вәкилләре, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоы Иван Егоров, «ПСО Казан» генераль директоры Равил Җиһаншин һәм башка рәсми затлар булды.

Бәйле