Салават Фәтхетдинов туган көненә мондый бүләк көтте микән? [артист тормышы]

10чы гыйнвар Салават Зәкиевич Фәтхетдиновның туган көне булды. Бәйрәм уңаеннан, ул концерт уздырган, бүләкләрнең дә төрлесен биргәннәр. //Tatar Today//

Менә яшь җырчы Эльмира Гыйлфанова Салават әфәнденең туган көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясаганы өчен бик шат икән.

«Казан! Салават Зәкиевич! Салават абыйның туган көн концерты гөрләп узды! Шушы бәйрәмдә чыгыш ясау-безнең өчен зур дәрәҗә! Олы рәхмәтебез сезгә — Салават абый, Ләйсән апа!», ди ул.

Бүләккә Эльмира: «Җылы тәнендә тузсын» дип, исемле халат бүләк итә.

Сүз уңаеннан, Эльмира Гыйлфанованың Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурс — «Татар моңы — 2016″да 1 нче урын Лауреат дәрәҗәсен алуы мәгълүм.

Бәйле