«Сабантуй» журналы юридик яктан юкка чыга

«Татмедиа» җәмгыяте филиалы дип аталган «Сабантуй» журналы редакциясенең юридик статусы бетерелә. Хәзер «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләре уртак филиал буларак эшләячәк. 

//Azatliq.org//

«Татмедиа» җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин пәнҗешәмбе матбугат очрашуында белдерүенчә, матбугат чарасы буларак «Сабантуй» журналы чыгудан туктамый.

Күптән түгел «Ялкын»ннан аның элекке мөхәррире Йолдыз Миңнуллина китте. Ул вакытта «Сабантуй»ның баш мөхәррире Айдар Гыймадиев әлегә ике басманы берләштерү турында сүз бармый дигән иде.

«Сабантуй»ның беренче саны 1924 елда «Яшь ленинчы» исеме белән басыла. 1991 елда аның исеме «Сабантуй» дип үзгәртелде. Гыймадиев аны 2004 елдан бирле җитәкли.

Атнага бер тапкыр басылган «Сабантуй» газеты 2014 елдан 20 битлек журнал форматында айга ике тапкыр чыгуга калды. «Татмедиа» җитәкчесе сүзләренчә, бу финансларга бәйле. «Сабантуйны» киләчәктә ешрак чыгару күз уңында тотылмый, диде Кузьмин.

Элегрәк «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналлары бер редакция буларак берләштерелгән иде. Ике журналны да Зиннур Хөснияр җитәкли.

Андрей Кузьмин кайбер редакцияләрне оптимальләштерү процессы бара дип белдергән иде. Шул ук вакытта ул бер генә газет-журнал да ябылмаячак, диде.

2016 елның 5 октябрендә Intertat.ru һәм sntat.ru электрон газетлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына кушылды.

Бәйле