Камил Исхаковның сеңлесе Рәшидә ханым: «Үләсен сизенгән кебек булды әни»

10 гыйнвар көнне Казанның экс-мэры Камил Исхаков гаиләсе зур югалту кичерде: Камил әфәнденең әнисе Илһамия Газиз кызы 91 яшендә бакыйлыкка күчте. Ничә яшьтә булуына карамастан, әнисе исән чакта бала – бала булып кала. Әни кеше дә һәрвакыт кирәк, һәрчак кадерле, газиз зат.

– Әби – дөньядагы иң яхшы дәү әни иде, – ди оныгы Кәрим. – Бик сабыр булды, беркайчан тавыш күтәрмәде. Әйтәсе сүзен әрләми-орышмый, тыныч кына җиткерә иде. Шуңа күрә һәрбер сүзе үгет-нәсыйхәт булып истә калды.

Илһамия әби тумышы белән Балтач районының Хәсәншәех авылыннан. Хезмәт юлын гади эшче булып башлаган.  Казандагы 16нчы заводта, тегү училищесында эшләгән. Соңгы эш урыны – «Казан» кунакханәсе. Биредә ул склад мөдире вазыйфасын башкарган.

– Әни – бик оста тегүче. Авыр вакытларда, акча кытлыгы кичергән заманда, безне – дүрт баласын ким-хур итмәс өчен, төннәр буе тегү тегә иде, – дип сөйли кызы Рәшидә ханым. – Савинка бистәсендә үз йортыбыз яшәдек. Бик зур бакчабызда нинди генә төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстермәде әни. Аның түтәлендә генә түгел, сукмагында да бер чүп үләне күрмәссең. Мин әни кебек тәмле итеп гөбәдия пешерүчене күргәнем юк. 85 яшенә кадәр шушы ризык белән сыйлады ул. Безне дә хезмәт белән тәрбияләде. 42 яшеннән өч абыемны һәм мине берүзе аякка бастырды. Барыбызга да югары белем бирде. Әти белән бергә яшәмәсәләр дә, һәрвакыт аралашып тордык, кунакларга йөрештек. Әни белән әти дә дустанә мөнәсәбәттә булды.

Ата-аналар балаларын җирләргә тиеш түгел дигән язылмаган канун бар. Әмма тормышта барысы да җайлы гына килеп чыкмый шул. Илһамия Исхакова капкасын да кайгы җиле шакый.  1999 елда өченче улы – Наил, тромблары шартлап, кинәт вафат була.

– Бик әйбәт кенә йөреп торган җирдән, өч ел элек бот сөяген  сындырды әни, – дип дәвам итә Рәшидә апа. – Өлкән яшьтә сөякләр таркала башлый бит. Өйдә аягы чагылып кына киткән. Инде анысы төзәлеп, аякка баскан иде. Бер елдан соң ук тагын шул хәл. Бу юлы элек ялганган урыннан  астарак. Ике операция кичерергә туры килде әнигә. Гомер буе сабыр булды үзе: сызлануын чак кына да сиздермәде. Ятып та тормады. «Ятсам, гел ятып торырга туры килә»,  ди иде.

Соңгы өч елын төпчек баласы, бердәнбер кызы Рәшидә апа тәрбиясендә үткәрә  Илһамия әби.

Үләсен сизенгән кебек булды әни. Аз ашады, чәй дә эчмәде. «Әни, менә ниләр әзерләдем, бер генә кашык булса да кап әле»,  дип кыстый идем. «Миңа ашарга кушмадылар» дип шаккатырды. Күрәсең, ике дөнья арасында яши башлаган булган инде. Ә дөньядан бик тиз китте. Өч кенә көн температурасы күтәрелеп, грипп белән чирләде. Әмма «үләм» димәде. Соңгы көненә кадәр балаларын, оныкларын танып сөйләште. Җаны чыкканда колагына иман кәлимәсе пышылдадым. Кулын минем учыма салган килеш, бик җиңел һәм бик тыныч кына дөнья куйды әниебез.

Илһамия Исхакованы Яңа Татар бистәсенә, үз әнисе янына җирләделәр. «Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, җеназага бик күп кеше җыелган.

Камил Исхаковның, гаиләсенең, Рәшидә апа һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

Бәйле