- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин Яңа ел бәйрәмен бигрәкләр дә күңелле итеп уздырырга ярата икән. Бәйрәм алдыннан келәттән тотып әтәче белән бергәләшеп котлау кычкырса, менә Иске Яңа елга тамашачыларына музыкаль бүләк әзерләгән. //Tatar Today//
Габделфәт абыйның оста гармунчы икәнен белә идек инде, ләкин болай итеп тальян гармуннарны өздереп уйнауларыннан кабат соклану хисе уяна.
Ул бар күңеле белән, туктап-туктап, тәмен белеп кенә уйный. Ахырдан, гадәттәгечә, “Яңа еллар белән!” дияргә дә онытмый.
–
–