Татарстанда гаҗәп зур бала туган [фото]

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә туган бала табибларны гаҗәпкә калдырган. 64 см озынлыктагы сабый 5 килодан артык авырлыкта була.

«Бала тугач, табиблар кат-кат сабыемны карарга керделәр. «Без сезгә экскурсиягә йөргән кебек йөрибез» дип әйтәләр иде», дип искә ала бәхетле әни Ульяна Смыкова.

Ульяна сүзләренчә, икенче балалары кыз булуын ул алдан ук сизенгән, ә менә ире Антон икеләнгән. Баксаң, Антон гаиләсендә 4 ир-егет икән, барысына 8 малай туган. Һәм менә, ниһаять, күптән көтеп алган кыз да дөньяга аваз сала.

«Беренче балабыз 4,400 кг авырлыкта иде, икенчесе дә зур булачак диде табиблар, ләкин 5 килодан артыр дип уйлап та карамадым» дип, сөйли Ульяна Смыкова. Кызга Василиса дип исем кушарга уйлыйлар алар.

zpravda.ru

 

Бәйле