«Татар малае»н авыл китапханәчәсеннән гафу сорарга нәрсә этәрә? [видео]

Танылган татар блогеры «Татар малае» бу серияда Иске Чәбия авылы китапханәсендә кунакта. Ул китапханәгә кергәндә кинәт кенә мәктәп вакытында бирелмәгән китапларын искә төшерә.

//Tatar Today//

Китапханә эче авылдагыча бик гади һәм җайлы итп ясалган, киштә-киштә китаплар, укый торган бүлмә, хәтта Миңтимер Шәймиевның да фотосурәте шкафка ябыштырылган.

«Бәләкәй чакта китапханәдән күп итеп китаплар ала идек. Ләкин аларны бер дә укыган булмады. Берничә журналны шәһәргә алып китеп бирмичә дә калдым бугай. Гөлия апа, бу постны укысаң, зинхар, ачуланма миңа, 2000 елгы «Радиотехника» журналлары миндә», ди.

Шунда ук, дусларына мөрәҗәгать итеп: «Сезнең дә авыл китапханәсенә бирмичә калган китапларыгыз, журналларыгыз бар идеме?» дип җавапка чакыра.

Бәйле