Данир Сабиров, Тямаевның яллары һаман тәмамланмый, диңгезгә үк барып җиткәннәр [артист тормышы]

Һәр кешегә дә эш белән беррәттән ял итеп алырга да мөһим, шулай бит? Әлбәттә, җаны-тәне белән эшләгән, үзен кызганмыйча сәхнә тормышын алып барган артистларга да тыналыш кирәк. Ә ялның иң яхшысы кайда? Диңгез буенда, диярсез сез. Менә җырчы Фирдүс Тямаев һәм юморист, пародист Данир Сабиров хәзерге вакытта диңгез буенда ял итә. Юк, бергә түгел, аерым-аерым кышкы каникул уздырып алганнар. //Tatar Today//

Данир Сабиров Дубайда ял итә. Үзенә дуслар да табып өлгергән. Һәрвакыттагыча кешеләрдә көлке уятырга теләп, үзенең яңа иптәшләре белән таныштыра, Яңа еллар белән котлый.

Ә Фирдүс Тямаев хатыны, улы, һәм әби-бабасы белән Вьетнамга ук юл тоткан. Нячанг шәһәренең бассейнында улы Раян белән рәхәтләнеп су коеналар, үзе: «Ниһаять, мин дә ял итәм», дип язып та куйган.

Татар тудей артистларга күңелле, файдалы яллар, күтәренке кәеф, бәхетле, истәлекле мизгелләр теләп кала.

Бәйле