Булат Бәйрәмов «Просто молоко»га нигә рәхмәтләр укый?

«Просто молоко» ширкәте Яңа ел корпоративларын республиканың массмедиа башлыкларын, Би-2 төркемен чакырып купшы уздырганын ишеткән идек инде. 

//Tatar Today//

Ә менә артистларга фотосессия уздырып, күчтәнәчләр биргәне турында белмичә калганбыз. Һәрхәлдә, җырчы, шоумен Булат Бәйрәмовның гаиләсендә менә шундый сөенче.

Чыршы янына гаиләсе белән басып, алар уенчыклар урынына «Просто молоко» продукциясен тезгәннәр.

Булат үзе: «Эремчек, катык, каймак һәм йогуртлар агачта үссә — сыер савасы да булмас иде. «Просто молоко» ширкәтенә күчтәнәчләр һәм фотосессия өчен зур рәхмәт», дигән.

Бәйле