Фәнил Вакказов гонорары турында «миф»лар ишетеп шаккаткан

Шоумен, алып баручы Фәнил Вакказовны шаккаттырганнар әле.  Гонорарны күп ала диючеләр табылган. Шулай микән, ачыклык кертик. //Tatar Today//

«Сәлам, туганнар! Беркөнне шаккатырдылар әле. Баксаң, минем гонорарлар турында да әллә нинди мифлар йөри икән. Аны кемнәр таратадыр, белмим. Бәйрәмгә чакырырга теләп, өлгерә алмыйча калганнармы? Әллә башка алып баручылармы икән? Мәсәлән: «Фәнил ул бик кыйммәт сорый, безне чакырыгыз, безнең гонорар әзрәк!» Шуны әйтәсем килә, мәҗлесләрендә нәкъ менә мине күрергә теләгән кешеләр белән без моңарчы һәрвакыт гонорар, программалар, стиль буенча уртак тел табып килдек һәм алга таба да шулай булачак. Ә кем инде сөйләшүне яки язышуны бәя сораудан башлый, ягъни мониторинг белән шөгыльләнә, алар белән күп очракта әллә ни ерак китә алган юк, шул бәя белешү белән кала инде. Әле еш кына мондый сүзләр дә ишетәм: «Ә без сезне ул көнгә буш түгелдер дип уйладык, шуңа шалтыратмадык». Алай уйлап тормагыз сез, кызыксынасыз икән, бер кеше сүзенә дә колак салмыйча, үземә шалтыратыгыз (+79172525050), «Вконтакте»га яки Инстаграмга (@fanil_vakkazov) языгыз! Минем шәхесемә булган игътибарыгыз өчен рәхмәт!», дигән.

Ышанычлы чыганаклардан, Фәнил Вакказовның гармунчысы, диджей һәм үзе төркемендә 5 сәгатьлек бәйрәм алып барганы өчен, 50 меңнән башлап алуы мәгълүм. Бу, әлбәттә, аз акча түгел кебек…

Бәйле