Илсөя Бәдретдинова әллә икенче бала алып кайтырга уйлап, бишек җырлары башкара

Җырчы Илсөя Бәрдретдинова бу юлы тамак төбеннән калын итеп башкарган җыры белән түгел, ә бишек җыры белән тамашачасын сөендерә дә, шаккатыра да.

//Tatar Today//

Тавышы нечкә, күңелгә ятышлы итеп башкарылган җырның видеосына, шунда ук мактау һәм соклану сүзләрен язучылар, яратып тыңлаучылар да табылды.

«Бу бишек җырын тыңларга бер нәни кыз телим үзегезгә! Күңел җылысы салынган җыр икәне әллә кайдан сизелә, афәрин!», дип язучылар бар.

Илсөя Бәдретдинова әллә улына кечкенә сеңел, яисә энекәш алып кайтырга ниятләп җырланган җырмы икән ул? Һәрхәлдә, дөрестән дә йөрәк түреннән, назлы итеп башкарганы әллә каян сизелә.

Бәйле