Elvin Grey’ның эше беткәнме әллә, песи куркытып уйный [видео]

Һәрберебезнең дә балачакта яратып караган йорт хайваны булгандыр, мөгаен. Әле кемнеңдер хәзер дә ничәмә-ничә ел бергә яшәгән дуслары өй буйлап йөридер. Артистларның тыгыз графигына карамастан, алар да иптәшкә йорт хайваннары булдыртырга ярата. Мәсәлән, Elvin Grey’ның Арчи кушаматлы песие бар.

//Tatar Today//

Ул аның белән уйнап кына түгел, куркытып та күңел ача икән. Песиләрнең күбесе бик кызыксынучан булса да, суны яратмый бит. Менә Радикның песие дә краннан суга карап, уйланып киткән ахры, Elvin’ның көчле басым астында су ачачагын каян белсен инде ул. Суны кабызуга мескен песи куркып, идәнгә үк сикереп төшә. Ә Радик дуслары белән моннан кызык табып көләләр.

Дөресен генә әйткәндә, бер яктан кызык булса, икенче яктан кызганыч бит. Җан иясен алай куркытырга ярыймы икән?

Бәйле