Миңтимер Шәймиевне Владимир Путин ничек котлаган? [видео-фотогалерея]

20 гыйнвар Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевка 80 яшь тулды. Шул уңайдан, Русия президенты Владимир Путин һәм премьер-министр Дмитрий Медведев Миңтимер әфәнде белән Кремльдә очраштылар. //Tatar Today//

Владимир Путин Шәймиевкә XVII гасыр һолланд картографы Виллем Блауның борынгы Тартария картасын бүләк итте.

Путин: «Әлеге җирләрдә кемнәр яшәгәнлеген аңлау авыр, ләкин бу безнең уртак тарихыбыз турында сөйли», дип бүләген тапшырганда белдерде.

Шәймиев: «Тарихи яктан караганда мөһим бүләк, чөнки без төрле идеологик басым астында яшәдек, бигрәк тә безнең тарих. Тарих гади түгел. Бу елларда Русия халыкларының үзаңы уянды һәм уяна. Башкача булу мөмкин дә түгел. Бу Русия җирлегендә яшәүче халыкларда ышаныч тудыра һәм, яшермим, үз-үзләренә хөрмәт хисе уята», диде.

Шамил Абдюшев фотолары. Төрле елларда төшерелгән

Бәйле