Эстрада артистлары Миңтимер Шәймиевны туган көне белән котлый [фото]

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Миңтимер Шәймиев 80 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә //Татар Тудей//

Татар эстрада артистлары да республиканың беренче президентын котламыйча калмады. Җырчылар, алып баручылар инстаграм битләрендә Минтимер Шәймиев белән төшкән фотоларын урнаштырып, изге теләкләрен җиткерде:

 

Бүген бөек ШӘХЕСНЕҢ олуг юбилее! Минтимер Шәрип улы, Сезне зур бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез! Сау-сәламәт, корычтай нык булып, алга таба да яхшы гамәлләрегез белән сөендереп яшәгез! Сез — безне тарихта эзле иткән милләтебезнең алтын баганасы! Юбилеегыз мөбарәк булсын! #шаймиев #артурмарат #минтимершаймиев #дуэтартурмарат #артурмаратдуэты #артурмингазов #маратгалимов #казань #татарстан #татарлар

Фото опубликовано Артур Мингазов и Марат Галимов (@marat_artur)

Бәйле