Салават Фәтхетдинов Миңтимер Шәймиевны котлый, халыкның моңа үз фикере бар

20 гыйнвар Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевка 80 яшь тулды. Шул уңайдан, Миңтимер абыйны татар эстрадасының күп кенә артистлары котлады. Җырчы Салават Фәтхетдинов та Миңтимер әфәндегә үзәенең котлауларын җиткерә. //Tatar Today//

«Хөрмәтле Татарстан Республикасының беренче президенты, Миңтимер Шәрип улы Шәймиевны бугенге гомер бәйрәме — 80 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!», дигән.

Миңтимер абый белән җырчының уртак фотосы астында: «Гыйнварда яхшы кешеләр туган», «Кыш көне яхшы кешеләр туган» дип язганнар, Салават Фәтхетдиновның да гыйнвар аенда туганын истә тотып.

Исегезгә төшереп үтик, Салават әфәнде әле күптән түгел генә үзенең 57 яшьлеге уңаеннан, Филармониядә зур бәйрәм уздырды.

Бәйле