Дилә һәм Булат Нигъмәтуллинар каһвә эчәргә кергәч, нәрсәгә шаккатып чыккан?

Җырчы Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар  белән сөенечле хәл булган. Бер яктан бик гади, көндәлек булып тора торган тормыш мизгеле булса да, аларның кәефләре күтәрелгән. Тамашачылары белән дә шуның белән уртаклашалар. //Tatar Today//

Чаллыдан кайтып барганда, Дилә белән Булат кафега каһвә эчәргә туктаганнар. Андагы җылы мохиткә һәм яхшы мөнәсәбәткә аларның исләре китеп, шаккатып калганнар.

«Чаллыдан кайтып барганда, каһвә эчәсе килеп китте. Ерактан ук куренеп торган «Малина» дигән язулы, зууур кабартылган «абзый»кулын болгап тора, кунакханәсе дә бар, шунда ук, ягулыу салу станциясе дә. «Аха, яхшы маркетинг, заманча эшләнгән, кереп чыгыйк эле,»диде Булат. Кергәч, безне якты йөз белән администратор каршы алгач, тагы да рәхәтрәк булып китте, ә пешекчеләр янга килеп: Сез безнең иң яраткан җырчылар дигәч, бөтенләй әчеп киттек. Эле баш пешекчедән мактау сүзе дә ишеткәч, бөтен арганнар бетеп, кәефләр бөтенләй күтәрелеп китте! Бу пост белән менә ничек итеп кунакларны каршыларга кирәк диюем! Мин монда тагын керерменме? Әлбәттә, керәм!», дип яза Дилә.

Бәйле