Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә, сак булыгыз!

Татарстанда һава шартлары начарлана, дип кисәтә республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.

Һава шартларының начарлануы 23 гыйнварның 22.00 сәгатеннән 24 гыйнварның кичке алтыга кадәр көтелә.

24 гыйнварда республикада көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 16 м/с кадәр җитеп, буран чыгуы ихтимал, күз күреме 1000 метрдан әзрәк булуы мөмкин. Көндез көчле кар явачак.

Татар-информ

Бәйле