Казанда укытучыны SMS өчен җаваплылыкка тартканнар [фото]

Бер гади хат  өчен, 40 гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысын җаваплылыкка тартканнар//Татар Тудей//.

Замананың алга атлавы белән, укытучының ата-аналар белән элемтәдә торуы да үзгәрә. Элек сыйныф җитәкчесе ата-аналар белән җыелышта гына күрешеп сөйләшә алса, хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратышып, хәбәрләшеп торып була. WhatsApp мессенджеры ярдәмендә мәктәптә сыйныфларның аерым төркемнәре булдырыла. Ата-аналар да, укытучылар да көн дә диярлек язышып тора. Бер карасаң, барысы өчен дә уңайлы, әмма Казанда булган очрак күп укытучыларны борчуга салгандыр.

Беренче сыйныф укытучысы берничә әти-әнине ремонттан соң  тузанга баткан сыйныфны җыештырырга чакыра. Ана кеше моңа бик ачулана: беренчедән, сыйныф идәннәрен юу минем эш түгел дисә, икенчедән, телефон номерын чит кешеләргә бирүләренә тузына, дип хәбәр итә Вечерняя Казань.

«Көзге каникуллар вакытында безнең сыйныфта тәрәзәләрне алмаштырдылар.  19 ноябрьдә мин телефоннан хат алдым: «Исәнмесез, Аида. Сезне  ата-аналар комитетыннан борчыйлар. Безнең 1а сыйныфында ремонт эшләреннән соң бик тузанлы, балалар шул һаваны сулый. Сезне һәм тагын 4 ата-ананы бүген сәгать көндезге 12дән соң җыештырып китәргә сорыйбыз…» Мин әлеге хатка бик аптырадым! Кая идән юучы?! Нигә гимназия идәннәрен мин юарга тиеш?! Нигә минем телефон номерын ата-аналар комитетына биргәннәр. Мин моңа ризалык бирмәдем, номер бары тик укытучыда гына бар иде» дип, зарлана Аида Набиева.

Аида ханым сүзләренчә, ул бер ел элек гариза язганда ук үз телефон номерын чит кешеләргә бирүдән баш тарткан. Озак та уйлап тормый, ул Мәгариф министрлыгына һәм Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иткән. Әмма  теләгән нәтиҗә булмагач, ул тагын да алга китеп прокуратурога гариза язган. Нәтиҗәдә, укытучы 500-1000 сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак.

 

Бәйле