Казанда ир-ат әнисен мендәр белән буып үтерә яза

Казанда скотч белән ябыштырып, әнисен мендәр белән буып үтерергә теләгән 41 яшьлек Максим Викульцевка 300 сәгать мәҗбүри эшләү хөкемен чыгаралар. //ProKazan.ru//

Бу коточкыч хәл 17 октябрь 2016 елда була. Башта исерек Викульцев фатирда әнисе белән талашка керә.

Ул чәнечке белән әнисен үтерергә яный. Аннары Максим берничә тапкыр бичара хатынның битенә йодрыгы белән суга. Соңыннан әнисен скотч белән кулларын, башын һәм гәүдәсен урап, мендәр белән буа башлый.

Максим Викульцев үз гаебен таный. Аңа «үтерү белән янау» маддәсе буенча хөкем чыгаралар.

 

Бәйле