Илшат Рәхимбайның «Не верю», «Представь» фильмнарын карагач, халык: «Татар киносы яшиячәк!» диде

25 гыйнвар Камалда «HAVA Projects» медиа-компаниясе тарафыннан төшерелгән ике фильм күрсәтелде. «Представь!» һәм «Не верю» фильмнарының режиссеры Илшат Рәхимбай. //Татар-информ, Tatar Today//

View this post on Instagram

Наверное, сегодня не осталось ни одного равнодушного человека на кинопремьере фильмов #НеВерю и #Представь Ильшата Рахимбая… Оценивая работы как любитель (отметая строгие высказывания кинокритиков и режиссеров, да-да, мне повезло сидеть рядом с "онными" ????? ), и как человек, который "клюнул" на интригующие сюжеты, могу сказать — зацепило, задело, заставило задуматься, уйти в себя… В очередной раз убеждаюсь — жизнь одна и она достойна лучшего проживания! Любите себя, друг друга, жизнь!!! Верьте в мечту!!! К черту все сомнения и страхи, все стеснения, к черту несносную гордость и ненужные обиды!!! Берегите близких и родных, дорожите людьми, что рядом с вами… Заглядывайте почаще к себе в душу, слушайте свое сердце и они вас не обманут… Умейте делать первый шаг, если все нутро рвет вас на части… И да, верьте в Бога, во Вселенную, в Космос… Настоящая религия — это доброе сердце❤ P.S.: Особенно приятно было наблюдать за людьми, которые так суперски "выросли" профессионально практически на моих глазах… Восторг!!! (Перечислять не буду, очень многие ?) Дальнейших успехов и процветания всей команде @sterka!!! ? #ГромкиеМысли #ЗакрытыйПремьерныйПоказ #Кинопремьера #НеВерю #Представь #ПредставьКино #hava #havaproject #ИльшатРахимбай #АлмазСамигуллин #ЭльмирНизамов #ТатКино #ТатарскоеКино #МинистерствоКультурыРТ

A post shared by ♥️Эльвира Камалова♥️ (@elvira_kamalova_613) on

«Представь» фильмы ике дини шәхес – мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үзеңне эзләү хакында сөйли.Фильм Мамадыш районы һәм Марий Илендә төшерелгән. Төп рольләрне Раушан Шәрипов һәм Марсель Тимофеев башкаралар. Фильмның композиторлары Эльмир Низамов һәм Александр Шульгин. Илшат Рәхимбай бу фильмнар белән 2017 елда Канны шәһәрендәге кинофестивальдә катнашмакчы була.

«Не верю!» фильмы кешенең мәхәббәт өчен нәрсәләргә сәләтле, хыялы өчен тормышын тамырдан үзгәртә аламы икәнлеге хакында. Фильмда Камал театры актерына гашыйк булган кыз сурәтләнә. Ул егетне үзенә каратырга теләп, театрга эшкә урнаша. Фильмның атамасы танылган режиссер Станиславскийның фразасыннан алынган дип аңлата режиссер үзе. Төп рольне «Сәләт» яшьләр хәрәкәтенең активисткасы Алсу Сөләйманова башкара.

http://www.instagram.com/p/BPp4pKFjPuv/?tagged=неверю

«Не верю» фильмын төшерүгә Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, «Сәләт» яшьләр фонды ярдәм иткән. Ə «Представь» фильмын төшерү өчен акча «planeta.ru» краудфандинг платформасында җыелган. Шулай ук  хәйрия фонды да булышлык күрсәткән.

http://www.instagram.com/p/BPp9tEcgrUI/?tagged=неверю

— Бүген сез экранда күрсәтелгән фильмнарга без бөтен күңелебезне салып эшләдек. Əлеге вакыйга безнең тормышыбызда бик мөһим, ул күңелләребездә озак вакыт сакланыр. Бу процессның никадәр авыр булганын аңлаган кешеләр тагын да көчлерәк кул чапкандыр, — диде премьерадан соң режиссер Илшат Рәхимбай.

Бәйле