Илсөя Бәдретдинова халыкка шакката: “Мине сыердай симез, маймылга охшаган, бер проблемасыз кеше диләр”

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең көндәлек фото-видеоларын, уйларын аккаунтында һәрдаим язып тора. Менә ул янәдән фәлсәфи уйларга чумган. Бу юлы ул тамашачы фикерен кайгырта. Ник дигәндә, артист өчен иң мөһиме – тамашачының үзен, иҗатын ничек кабул итүе. Сүз белән илһам өстәп тә, күктән җиргә төшереп тә була шул… //Tatar Today//

“Тозлы помидор суы эчсәм – аның махмыр дип язасыз. Баллы әйбер ашасам бәбәй көтә дип әйтәсез. Елмаеп төшсәм – бер проблемасы юк дисез. Күнелсез төшсәм – туйдырдың инде, зарланма диясез. Бизәнсәм – маймыл кебек. Бизәнмәсәм – җенгә охшаган. Симерсәм – сыер хәтле, ябыксам -кипкән балыкка тиңлисез. Мин яратам сезне!” дип язган.

Бәйле