Илсөя Бәдретдинова халыкка шакката: «Мине сыердай симез, маймылга охшаган, бер проблемасыз кеше диләр»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең көндәлек фото-видеоларын, уйларын аккаунтында һәрдаим язып тора. Менә ул янәдән фәлсәфи уйларга чумган. Бу юлы ул тамашачы фикерен кайгырта. Ник дигәндә, артист өчен иң мөһиме — тамашачының үзен, иҗатын ничек кабул итүе. Сүз белән илһам өстәп тә, күктән җиргә төшереп тә була шул… //Tatar Today//

«Тозлы помидор суы эчсәм — аның махмыр дип язасыз. Баллы әйбер ашасам бәбәй көтә дип әйтәсез. Елмаеп төшсәм — бер проблемасы юк дисез. Күнелсез төшсәм — туйдырдың инде, зарланма диясез. Бизәнсәм — маймыл кебек. Бизәнмәсәм — җенгә охшаган. Симерсәм — сыер хәтле, ябыксам -кипкән балыкка тиңлисез. Мин яратам сезне!» дип язган.

Бәйле