Тямаевның яңа җыр яздырганда тавыш режиссеры: «Бу мишәр ял итте дә, хәзер мине интектерә»

Җырчы Фирдүс Тямаев Вьетнамда гаиләсе белән озак итеп ял итеп кайтканнан соң, яңа көчләр белән эшенә тотынган. Менә ул инде тавыш яздыру студиясенә барып, тиздән тамашачыларга яңа җырын бүләк итәргә җыена. Ул тавыш режиссеры Гадел Хәмзин белән күрешкәч: «Әмәк белән Шәмәк тагын очрашты», дип язган. //Tatar Today//

Җырны башкарганда Фирдүснең күңелен биреп җырлаганы күренә, ул хәтта хисләнеп, биеп-биеп тә ала.

Тавыш режиссеры да: «Бу мишәр ял итте дә хәзер, мине иртәнге 5 кадәр интектерә», дигән. Шуңа Фирдүс тә шаяртып, яңа җырның исемен: «Мин — газаплаучы», дип язган.

Бәйле